+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
23 Апреля 2025, 12:55

Ачык тәрәзәдән егылып төшкән

Уфада ике яшьлек кызның гомере өчен табиблар көрәшә.  

Ачык тәрәзәдән егылып төшкәнАчык тәрәзәдән егылып төшкән
Ачык тәрәзәдән егылып төшкән

Бүген Уфада дүртенче кат тәрәзәсеннән кечкенә бала егылып төшкән. 17.02 сәгатьтә Уфа шәһәренең Бердәм диспетчерлык үзәгенә Төхвәт Янаби урамындагы йортның дүртенче катындагы ачык тәрәзәдән бала егылып төшүе турында хәбәр килгән. Бу хакта Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе хәбәр итә.

Урынга ашыгыч ярдәм бригадасы килгән. Баланы ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр. Беренчел мәгълүматлар буенча, 2023 елда туган кыз өйдә картәнисе белән булган.

Хөрмәтле әти-әниләр!

Кечкенә балаларыгыз өйдә булганда тәрәзәләрне ябык тотыгыз.

Балаларыгызны тәрәзәләре ачык бүлмәдә берничә секундка да үзләрен генә калдырмагыз.

Фаҗигале хәлләр булмасын өчен тәрәзәләрне тулысынча ачмагыз, вертикаль җилләтүгә генә куегыз.

Бала тәрәзәне ача алмасын өчен блокираторлар, махсус йозаклар куярга вакыт табыгыз.

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас