+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
23 апрель 2025, 03:40

Бала табылды!

7 яшьлек малай урманда югалган иде.

Бала табылды!Бала табылды!
Бала табылды!

Бүздәк районының Урзайбаш авылында яшәүче баланы эзләү уңышлы тәмамланды. Кичә 7 яшьлек малайның урманда йөргәндә югалуы билгеле булды. 23 апрель төнендә волонтерлар баланы эзләү өчен гомуми җыен турында хәбәр иткәннәр иде, ә бүген иртән «Башрегионспас» волонтерлары малайны исән килеш табулары турында хәбәр иттеләр.

Бала кайда булган, аны кем тапкан — әлегә ачыкланмый.

Әти-әниләр, балаларыгызга игътибарлы булыгыз, сабыйларны күздән югалтмагыз! Еракка китеп йөрү хәвефле булуы турында ешрак аңлатыгыз.

 

Фото:группа «ДПСО „БаРС“ (БашРегионСпас)», Vk

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас