+22 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
23 Апреля 2025, 06:45

Балаларны куркытып, акча таптырганнар

Өч әзмәвердәй ир акча эшләүнең җиңел юлын тапкан.

Балаларны куркытып, акча таптырганнарБалаларны куркытып, акча таптырганнар
Балаларны куркытып, акча таптырганнар

Уфада өч ир кеше балигъ булмаган үсмерләрдән акча таләп иткән. Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2024 елның июль-август айларында ирләр, бита белән куркытып, өч үсмердән 100 мең сум акча таләп иткәннәр. Куркыту өчен сәбәп –  үсмерләр аларның таксида эшләгәненә төнлә Кырмыскалы районына илтү үтенече белән шалтырата. Куркуга калган үсмерләр кәрәзле телефонны ломбардка тапшырып, 30 мең сум акча биргәннәр. Аннары җинаятьчеләрнең берсе янап куркытуны дәвам итә һәм тагын 13 500 сум ала.

Фигурантларның җинаятьчел гамәлләрен республика Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары ачыклаган.

Суд ирләрнең берсен гомум режимлы төзәтү колониясендә өч ел да дүрт айга иркеннән мәхрүм итә, ә икесен шартлы рәвештә 3 елга һәм 2 ел да 6 айга 2 ел сынау срогы белән хөкем итә. Шулай ук суд тарафыннан зыян күрүчеләргә 80 мең сум күләмендә мораль зыян компенсациясен түләтү турындагы дәгъвалар канәгатьләндерелгән.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас