

Бүздәк районының Урзайбаш авылында урманда 7 яшьлек малайның югалуы һәм бүген иртән волонтерлар тарафыннан табылуы турында хәбәр иткән идек инде.
Соңыннан ачыклануынча, малай, картәнисе һәм картәтисе белән бергәләп, Арслан һәм Урзайбаш авыллары арасындагы урманга йөрергә чыккан. Бер мизгелдә бала өлкәннәрнең күз уңыннан югала.
Баланы эзләүгә кичекмәстән Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары, полиция хезмәткәрләре, волонтерлык оешмалары, авыл халкы кушыла. Барлыгы 40лап кеше төн буена югалган малайны эзли.
Сабыйны иртәнге якта авыл кешеләре арасыннан ирекмәннәр басуда таба. Бәхеткә, малай исән.
Фото: "Башрегионспас", VK