+22 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
24 Апреля 2025, 06:10

8 метрлы стенадан егылып төшкән

13 малайны авыр хәлдә дәваханәгә китергәннәр.

8 метрлы стенадан егылып төшкән8 метрлы стенадан егылып төшкән
8 метрлы стенадан егылып төшкән

13 яшьлек бала Уфадагы “Hills Garden” кунакханәсе артындагы текә дивардан 8 метр биеклектән очып төшеп, җитди җәрәхәтләр алган. Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин социаль челтәрләрдәге үз битендә хәбәр иткәнчә, инцидент кичә кич булган, күпсанлы сынулар алган баланы Республика балалар клиник дәваханәсенә китергәннәр.

Табиблар федераль үзәк белән телемедицина консультациясе үткәргәннәр һәм операциягә әзерләнәләр.

"Малайны контрольгә алдым, аның хәле турында миңа оператив режимда хәбәр итәчәкләр. Балаларны саклагыз! Имгәнү куркынычы зур булган сезон якынлаша, балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр. Балаларны урамда үз-үзләрен хәвефсез тотарга гаиләдә әти-әниләр өйрәтергә тиеш", — дип кисәтә министр.

 

Фото:Айрат Рахматуллин, телеграм

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас