+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
24 Апреля 2025, 09:45

Күпбалалы әти-әниләргә яңалык бар

Башкортстан депутатлары күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү турындагы закон проектын хуплады.

Күпбалалы әти-әниләргә яңалык барКүпбалалы әти-әниләргә яңалык бар
Күпбалалы әти-әниләргә яңалык бар

Башкортстан депутатлары беренче укылышта күпбалалы ата-аналарга ярдәм итү турындагы закон проектын хуплады. Сүз “Башкортстан Республикасында күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында”гы законның 10 мәддәсенә төзәтмәләр кертү турында бара.

Аерым алганда, документта балигъ булмаган балалары булган, инвалид балалар тәрбияләүче күпбалалы ата-аналарны эшкә алуда өстенлек бирү, эш эзләүдә кыенлыклар кичергәндә вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру буенча чаралар күрү тәкъдим ителә.

Дәүләт Җыелышының пленар утырышында Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Шамил Тимербулатов билгеләвенчә, Русиядә инвалид балалар санының ел саен артуы белән бәйле рәвештә, хезмәткә сәләте чикләнгән ата-аналар да арта. Инвалид бала карау белән бәйле мондый чикләнү әти-әниләрне һөнәри эшчәнлектән баш тартырга мәҗбүр итә.

Закон проекты балигъ булмаган һәм инвалид балалар тәрбияләүче күпбалалы ата-аналарның социаль хәлен яхшырту максатыннан эшләнгән, дип ачыклык кертте ул.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас