

Башкортстанда 12 яшьлек Никита Зарипов югалган. "PОО «Поиск детей-Уфа” төркемендә волонтерлар хәбәр иткәнчә, үсмер кичә, 24 апрельдә, кичке сәгать 9лар тирәсендә югалган. Волонтерлар мәгълүматлары буенча, урамда йөргән вакытта ул кинәт элемтәгә чыгудан туктаган.
Баланың билгеләре: буе якынча 140-150 сантиметр, тыгыз гәүдәле.
“Аның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнарның барысыннан да 112, 8-927-969-89-19 һәм 8-917-383-56-87 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйбыз",— дип мөрәҗәгать итәләр гражданнарга иреклеләр.
Фото:«POO «Поиск детей-Уфа»