

Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Башкортостан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Архангельскийга Приютово авылында балага карата хокукка каршы гамәлләр кылу турындагы мәгълүматка бәйле рәвештә берничә йөкләмә бирде һәм хәлне контрольгә алу бурычы куйды.
Ведомство мәгълүматлары буенча, быел апрель аенда киңкүләм мәгълүмат чараларында Приютово авылында 10 һәм 12 яшьлек ике үсмернең, юк кына сәбәп кулланып, 9 яшьлек малайны каты кыйнаулары турында мәгълүмат таралды. Зыян күрүче балага узып баручы ярдәм иткән. Малайга табиблар ярдәме кирәк була, дәваханәдә аның баш җәрәхәте һәм күпсанлы имгәнүләр алуы ачыклана. Билгеләп үтелгәнчә, әлеге очрак бердәнбер түгел, элегрәк шул ук үсмерләр башка мәктәп укучыларына да һөҗүм иткән.
Төбәк буена Тикшерү идарәсе җинаять эше кузгаткан.
Фото:surb.sledcom.ru