+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
27 апрель 2025, 10:00

Халатына ут капкан...

Әбекәй газ плитәсендә ашарга әзерләгән була.

Халатына ут капкан...Халатына ут капкан...
Халатына ут капкан...

Баймак районының Иске Сибай авылында 76 яшьлек әбекәйнең янгыннан соң гомере өзелгән. Ашарга әзерләгәндә пенсионер әбинең халаты яна башлый, аның алгы күкрәк читлеге, муены, бите, корсагы һәм ботлары пешә.

75 яшьлек бабай ялкынны куллары белән сүндерергә тырышып караган һәм нәтиҗәдә үзенең куллары пешкән. Шуннан соң ул әбинең өстенә су сипкән һәм аны Сибай дәваханәсенә китергән.

Зыян күрүче бик авыр хәлдә реанимациягә ашыгыч рәвештә урнаштырылган. Табибларның тырышлыгына карамастан, әбекәйне коткарып кала алмаганнар— ул дәваханәдә үлгән.

Фото: МЧС

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас