

Уфада үз гаиләләре белән яшәргә теләүче апалы-сеңелле бертуганнар өчен әти-әни эзлиләр. Ятимнәр анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.
Кызларның сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле.
Миланага 14 яшь, тәрбиячеләре әйтүенчә, ул бик игелекле һәм тыныч холыклы бала. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, рәсем ясарга һәм биергә ярата.
Кечесе Илонага 10 яшь, кыз бик энергияле һәм урынында утырырга яратмый. Спорт, хәрәкәтле уеннар, аралашу — ул аның стихиясе. Кыз ачык йөзле, үзе нечкә күңелле. Өстәвенә, ул һәрвакыт апасы турында кайгырта.
Кызлар үз бүлмәләрен тәртиптә тота, икесе дә чәчәкләр ярата, аларны ихлас тәрбияли. Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.