

Башкортстандагы балаларны җенес алыштыру рәсми рөхсәт ителгән илләрдә яшәүчеләргә уллыкка алу закон дәрәҗәсендә тыела. БР Гаилә кодексына тиешле үзгәрешләрне республика парламенты кертте.
Төбәкнең Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев белдерүенчә, дәүләт дәрәҗәсендә хупланган гендер экспериментлар баланың психик халәтендә тискәре чагылыш табарга мөмкин.
"Мондый илләрнең гражданнары һәм анда даими яшәүчеләр безнең республика балаларын уллыкка, опекунлыкка ала һәм попечитель була алмаячак. Баланы тәрбиягә алган гаиләгә тапшырганда, без аның сәламәт, гармонияле мохиттә үсәчәгенә ышанырга телибез. Балалар традицион гаилә кыйммәтләре белән гармониядә үсәргә тиеш, бу аларның уңышлы үсешенең мәҗбүри шарты", - дип билгеләде спикер.
Билгеле булуынча, әлеге закон кул кую өчен Башкортстан Башлыгына юлланган.
Фото: bashinform.ru