

Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Телеграм каналдагы сәхифәсендә хәбәр итүенчә, Бәләбәйдә 12 яшьлек малай дару препаратын энергетик белән эчеп куйган. Бу хакта ашыгыч хезмәтләргә баланың әти-әнисе хәбәр иткән. Табиблар авыр хәлдә килгән пациентны реанимациягә салганнар. Хәзер аның хәле уртача авырлыкта. Иртән пациентны педиатрия бүлегенә күчергәннәр.
Октябрьский шәһәрендә дә медицина препаратлары белән агулану очрагы булган. 17 яшьлек өч үсмер психотроп препарат эчкәннәр. Хәзер аларның икесе шәһәр дәваханәсендә табиблар күзәтүе астында. Үсмерләрнең өченчесе педиатрда амбулатор дәвалана.
Автор фотосы.