+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
29 Апреля 2025, 12:15

Карлы юлда автобус ауган

Республикада бүген юл-транспорт һәлакәте булган.

Карлы юлда автобус ауганКарлы юлда автобус ауган
Карлы юлда автобус ауган

Бүген иртән Башкортстанның Уфа районында пассажир транспорты катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган. Башкортстанның ГАИ мәгълүматлары буенча, «Ютонг» автобусы руле артында 57 яшьлек йөртүче, Алексеевка — 8 Март автомобиль юлы буйлап барганда, идарә итүне югалткан һәм кюветка төшеп китеп ауган.

Автобусның «Олы Устьикин авылы – „Карагай“ шифаханәсе — Уфа шәһәре» маршруты буенча хәрәкәт итүе билгеле, салонда водитель үзе генә булган, ул зыян күрмәгән.

Һәлакәт урынына Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре килгән, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.

 

Фото:ГАИ РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас