+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
29 апрель 2025, 14:55

Әнисе дару биргән...

Уфа табиблары кечкенә баланың гомерен саклап калган.

Әнисе дару биргән...Әнисе дару биргән...
Әнисе дару биргән...

Уфада Республика балалар клиник дәваханәсенә “пешкән тире" синдромы белән килгән баланың гомерен саклап калганнар. Бу хакта Телеграм каналда Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.

Сабыйның бөтен тәнен, иреннәрен, авыз куышлыгын һәм күзләренең тимгелләр баскан була. Эчендә су җыелган кабарчыклар 1-2 дәрәҗәдәге пешүгә охшаган була, шуңа күрә авыруны өстәмә рәвештә “пешкән тире” синдромы дип атыйлар. Буллез эпидермаль некролиз яисә аны тагын Лайелл синдромы дип тә атыйлар. Бу авыру  пациентның гомум хале кискен начарлану белән билгеләнә.

Бу көнне баланың әнисе төп авыру буенча дарулар белән беррәттән, улының температурасы күтәрелгәч, аны төшерүче дару да биргән. Кечкенә организм  дарулар йөкләнешен күтәрә алмаган.

Республика балалар клиник дәваханәсе табиблары махсус терапия билгеләгән. Хәзер инде баланың хәле яхшырган, уңай динамика күзәтелә. Тән тиресенең зарарланган урыннары төзәлгән диярлек.

 

Фото: Айрат Рәхмәтуллин, ТГ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас