

Табиб -хирургка баланы дәвалагандагы хатасы өчен Баймакның мировой суды хөкем карары чыгарган. Аны “үз бурычын тиешенчә үтәмәү һәм саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян салу” мәддәсе буенча җинаятьтә гаепле дип тапканнар.
Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2023 елның августында дәваханәнең кабул итү бүлмәсенә эче авыртуга шикаятьләр белән 15 яшьлек үсмерне китергәннәр. Табибның диагнозны дөрес билгеләмәве, дөрес сайланмаган дәвалау аркасында пациентның хәле начарланган, нәтиҗәдә, органны алуга китергән.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аңа 1 ел да 2 ай иркеннән чикләү рәвешендә җәза билгеләгән, шулай ук 600 мең сум күләмендә мораль зыян компенсациясен түләттергән.
Автор фотосы.