+23 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
30 Апреля 2025, 03:45

Миллион ярым бурычы бар

Вөҗдансыз ир үз баласыннан качып йөри.

Миллион ярым бурычы барМиллион ярым бурычы бар
Миллион ярым бурычы бар

Белорет шәһәре һәм Белорет районының суд приставлары битараф алимент түләмәүче —Төмән өлкәсендә туган, 1990 елгы Ярославны эзлиләр. Республика суд приставлары хезмәте мәгълүматлары буенча, аның балигъ булмаган баласына 1,5 миллион сумнан артык бурычы бар.

Бурычлы атага карата мәҗбүри һәм тәэмин итү чараларының бөтен комплексын кулланганнар, шул исәптән аны Русиядән читкә чыгу хокукында чикләгәннәр. Ярослав Төмән өлкәсе территориясендә качып ята дип фаразлана. Ирне эзләүгә игълан иткәннәр.

Әлеге гражданинның кайда булуы турында нинди дә булса белешмәгә ия булганнарның барысын да Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча дежур бүлегенә 8 (347) 923-34-13, 8 967-747-34-46 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.

Фото: ГУФССП России по РБ, Vk

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас