+24 °С
Яңгыр


Уфада 13 бала табучы хатынны яңа туган сабыйларыннан баш тартмаска үгетли алганнар, алар балаларын гаиләләренә алган. Шулай да алты әни балаларын тәрбияләмәскә карар кылган. Бу хакта Уфа мэриясендәге оператив киңәшмәдә опека һәм попечительлек идарәсе башлыгы Илнара Сатаева хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Башкортстан башкаласында ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның 93 процентына (1370 бала) яңа гаилә табылган. Узган ел ахырына Башкортстан башкаласында барлыгы 1468 ятим бала булган.
Автор фотосы.