

Уфада көчле җил В. Комаров исемендәге Пионерлар йорты бинасының түбәсенең бер өлешен алып ташлаган. Социаль челтәрләрдә таралган видеода күренүенчә, йортның түбәсе башта селкенә башлый, аннары кинәт конструкциянең бер өлешен көчле җил бөтенләй йолкып ала. Совет районы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, урынга оператив хезмәтләр килгән.
"Инцидент нәтиҗәләре бетерелә, җимерелгән түбә участогын ремонтлау эшләре алып барыла. Тизрәк тергезү һәм хәвефсезлекне тәэмин итү өчен барлык кирәкле чаралар күрелә. Бу хәл вакытында беркем дә зыян күрмәде", — дип хәбәр итәләр муниципалитет хакимиятендә.
Фото:соцсети, стоп-кадр видео