

Кичә Уфада Кашкадан күлендә 11 яшьлек малай белән чак кына бәхетсезлек очрагы булмый калган. Бу хакта шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр иттеләр.
Малай, күл янында йөргәндә, кулларын чылатырга уйлаган. Ул күл буендагы карау мәйданчыгыннан суга иелгән һәм тигезлеген югалтып, күлгә егылып төшкән. Ярый әле үзен шаһитлар вакытында күреп алганнар һәм судан чыгарганнар.
Урынга килгән Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе коткаручылары курыккан һәм өшегән баланы ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар . Беренчел мәгълүматлар буенча, малай күл буенда үзе генә йөргән.
"Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызга үзләренә генә сулыклар янында йөрергә рөхсәт итмәгез. Ул сезнең белән булганда да, бер генә минутка да игътибарсыз калдырмагыз", - дип кисәтә коткаручылар.
Фото: "Горобзор"