

Белорет районында байдаркаларда сплав вакытында 5 турист чак кына батып үлми калган. 2 май кичендә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары Кече Инзәр елгасы буйлап өч байдаркада йөзгән биш туристны коткарган.
Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан җыелган туристлар төркеме маршрутын Белорет районының Бердагул авылыннан башлаган. «Айгир бусагасы»н үткәндә, егетләр елганың көчле агымын күтәрә алмыйча, суга әйләнеп капланганнар.
Биредә кизү торучы коткаручылар оператив рәвештә кешеләргә ярдәмгә килгәннәр. Алар һәр туристны судан тотып алганнар һәм ярга чыгарганнар. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте