

Агачлар бакчаны бизи, һаваны хуш ис һәм энергия белән тулыландыра. Ләкин эләктән килгән ышанулар буенча кайбер агачларны ихатага утыртмавың яхшырак. Аларның берничәсенә тукталып китик.
Каен – шигърият һәм матурлык символы, ләкин борынгыдан ук кешегә зыян китерә торган агач булып саналган. Каен туфрактан суны "суыра", җирне киптерә. Башка үсемлекләрнең үсешен тоткарларга мөмкин. Шулай ук йорт хуҗасына иртә үлем, хатын-кызга баласызлык китерә торган агач булып саналган.
Чыршы – салкыннарга чыдам агач, ләкин аның энергетикасы авыр. Борынгы заманда чыршыларны кабер өсләренә утыртканнар. Өй янына чыршы утыртсаң, гаиләдә бала булмый, диләр. Ишегалдында ылыслы агач үсә икән, бу йорттагы кыз кияүгә чыга алмыйча, ялгыз калачак. Чыршы ир-атны якын китерми, имеш.
Усак тиз үсә, ләкин кешеләр аны өй янына утыртудан электән курка. Аны көч суыручы “энергетик вампир” дип атыйлар. Усак үскән җирдә баш авырту, йокысызлык һәм ярсучанлык еш күзәтелә, имеш. Усак, шулай ук, янәшәсендәге үсемлекләрнең үсешен тоткарлый.
Күпләр яратып үстергән туя да өйдәгеләргә сагыш, күз яшьләре китерә, дип юрый кайберәүләр. Дөрес, аның исе аллергия һәм сулыш юллары авыруларына сәбәпче булырга мөмкин.
Матур күләгә тудыручы, романтик тал – элек-электән ялгызлык, сагыш һәм кайгы символы. Ул инфекция таратучы бөҗәкләрне үзенә тарта. Тал тамырлары фундаментларга һәм торбаларга зыян китерә.
Ә сез ихадагызда нинди агачлар үстерәсез? Халык арасында таралган ышануларга колак саласызмы?