

Шушы көннәрәдә күрсәтелгән «Поле чудес» (12+) шоуында якташыбыз, Салаватта яшәүче Мария Мөхәммәтдинова катнашты. Ул алып баручы Леонид Якубович уйлап табарга кушкан сүзне тулысынча ача алмады, ләкин 4 хәрефне дөрес атады һәм акчалата приз да алды.
Традиция буенча конкурс башланыр алдыннан Якубович катнашучылар белән танышты. Мария үзенең белеме буенча юрист булуын, әмма кондитер булып эшләве турында сөйләде.
«Мин әзерләгән ризыкларга кешеләр шакката", — дип белдерде ул.
Мария бер ул һәм өч игезәк кыз тәрбияләвен әйткәч, Якубович чыннан да шаккатты.
"Тормышыгызда әзерләгәннең иң мөһиме менә бу», - диде алып баручы.
Мөхәммәтдинованың кызлары шоу сәхнәсендә бик матур итеп чыгыш ясадылар, шулай ук Леонид Якубовичка алмаз мозаикадан үзләре җыйган портретын бүләк иттеләр.
Фото социаль челтәрләрдән.