+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

8 яшьлек бала кыядан егылып төшкән

Бәхетсезлек очрагы бәйрәм көннәрендә булган.

8 яшьлек бала кыядан егылып төшкән8 яшьлек бала кыядан егылып төшкән
8 яшьлек бала кыядан егылып төшкән

Башкортстанда 8 яшьлек бала өч метрлы кыядан егылып төшкән. Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Ведомство җитәкчесе белдерүенчә, әлеге хәл Дәүләкән районында булган. Кечкенә пациентны район дәваханәсенең балалар хирургия бүлегенә салганнар. Хәзер ул амбулатор дәвалануда.

Ял көннәрендә балигъ булмаган бала белән тагын бер күңелсез вакыйга булган. 2 майда ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән 14 яшьлек үсмерне китергәннәр. Мотобайк белән идарә иткәндә ул автомобильгә килеп бәрелгән. Үсмернең корсагы җәрәхәтләнгән. Хәзер ул балалар хирургиясе бүлегендә табиблар күзәтү астында.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас