

Белорет үзәк район клиник дәваханәсендә табиблар аю һөҗүм иткән 70 яшьлек ирнең гомере өчен көрәшә, дип хәбәр итте телеграм-каналда Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Зыян күрүчене дәваханәгә авыр хәлдә китергәннәр. Аның күпсанлы сынулары һәм ертылган яралары бар, дип билгели ведомство җитәкчесе.
Бәхетсезлек очрагы кичә Әбҗәлил районының Шәрип авылы янында, республиканың Аучылар һәм балыкчылар ассоциациясенә беркетелгән аучылык җирләре территориясендә булган. Авыл Белорет районы чиге янындагы таулы-урманлы урында урнашкан.
Фото: Айрат Рәхмәтуллин, VK