+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Мәктәп укучысы югалган...

Үсмер кызны волонтерлар эзли.

Мәктәп укучысы югалган...Мәктәп укучысы югалган...
Мәктәп укучысы югалган...

5 майда Уфада үсмер кыз югалган. «Башрегионспас» төркеме волонтерлары хәбәр итүенчә, 16 яшьлек Ксения Литвинюк өйдән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.

Кызның билгеләре: буе 165 сантиметр, какча гәүдәле, саргылт чәчле, күзләре зәңгәр төстә.

Югалган көнне өстендә кара свитер, кара-соры джинс, аягында аклы- каралы кроссовкалар була.

Мәктәп укучысының кайда икәнен белгән һәркемнең 112 яки 8-937-3-102-112 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.

 

Фото:группа «ДПСО „БаРС“ (БашРегионСпас)», Vk

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас