

Уфаның Сипайлово бистәсендә торак йорт фатирда елан килеп чыккан. Шәһәрне Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, бүген ашыгыч хезмәтләргә ир кеше шалтыраткан һәм коткаручылардан ярдәм сораган. Ул үз фатирында елан килеп чыгуын хәбәр иткән. Урынга Уфаның эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килгән.
Ачыклануынча, фатир хуҗасы кичә балыкка барган һәм шунда рюкзагын чирәмгә салган була. Ә өйгә кайткач, аны бүген иртән генә бушатырга уйлый. Шул вакытта рюкзактан елан килеп чыга. Ул ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан арада елан рюкзактан чыгып, фатир буйлап шуыша башлый.
Бәхеткә, коткаручылар килеп, еланны тотканнар һәм урманга алып чыгып, иреккә җибәргәннәр.
Фото: УГЗ по Уфе