+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Үз баласына 1,3 миллион сум бурычы бар

Вөҗдансыз әтине кулга алганнар.

Үз баласына 1,3 миллион сум бурычы барҮз баласына 1,3 миллион сум бурычы бар
Үз баласына 1,3 миллион сум бурычы бар

Күгәрчен районында яшәүчегә «балигъ булмаган балаларны карау өчен акча түләмәү» мәддәсе буенча хөкем карары чыгарылган. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2014 елдан суд карары белән иргә улын карау өчен алимент түләү бурычы йөкләнгән. Җаваплылык турында кат-кат кисәтүләргә, административ җәзага тартылуга карамастан, әтисе бала тәрбияләүдә катнашмаган, матди ярдәм күрсәтмәгән. Үз баласына бурычы 1,3 миллион сумнан артып киткән.

Гаепләнүче үз гаебен таныган, ул моңа кадәр мондый гамәле өчен хөкем ителгән булган. Суд аңа 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. Вөҗдансыз атаны суд залында сак астына алганнар.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас