+23 °С
Облачно
Журналга язылу

Телефоның кулдан төшеп китсә...

Уфада коткаручылар 14 яшьлек кызга ярдәмгә килгән.

Телефоның кулдан төшеп китсә...Телефоның кулдан төшеп китсә...
Телефоның кулдан төшеп китсә...

Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әти-әнисенең автомобилендә кызның кулы кресло белән култыкса арасына кысылып калган. Урынга коткаручылар килгән.

Ачыклануынча, укучы кыз телефонын кресло белән култыкса арасына төшереп җибәргән. Гаджетны алыр өчен үсмер анда кулын тыккан, ләкин кире чыгара алмаган. Коткаручылар кыз утырган алгы креслоны салдырып, үсмернең кысылган кулын чыгарганнар.

“Бала медицина ярдәменә мохтаҗ түгел иде”, дип белдерде коткаручылар.

Фото: УГЗ по Уфе

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас