

Башкортстанда яшәүче әти-әнисен һәм бисен коткарган, ә үзе пешкән. Бүген төнлә Гафури районының Красноусол авылында кирпеч янкормалы бүрәнә йортта янгын чыккан. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ут бик тиз якындагы сарайга һәм печәнгә таралган.
Янгын сүндерүчеләр 160 квадрат метр мәйданда барган ачык янгынны сүндергән. Алар килгәнче, 30 яшьлек ир янган йорттан әнисен һәм картәнисен коткарган, шулай ук төтен сулап өлгергән 67 яшьлек әтисенә чыгарга ярдәм иткән. Шул ук вакытта үзенең аяк балтырлары һәм аркасы пешкән. Аны һәм әтисен дәваханәгә китергәннәр, аларның гомерләре өчен табиблар көрәшә.
Янгынның сәбәпләрен һәм шартларын Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе ачыклый.
Фото: МЧС по РБ