

Бүздәк районында 9 яшьлек бала юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән. Республиканың Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, бүген көндез «Урал» М-5 федераль трассасының 1358 километрында ГАЗ, «МАН» һәм «ВАЗ-2110» автомобильләре бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә җиңел автомобиль водителе һәм аның ике пассажиры, шул исәптән 9 яшьлек бала җәрәхәтләр алган.
Юл-транспорт һәлакәте урынына Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр килгән. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.
Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте