

Уфада бер тәүлек эчендә ике бала ишегалды территориясендә машина астына эләккән. Бу хакта башкала Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Беренче очрак 7 май көнне кичке сәгать бишләр тирәсендә булган. 23 яшьлек «Лада Гранта» водителе, Рихард Зорге урамындагы 54нче йорт янындагы юлы буйлап барганда, машина хәрәкәте барышында сулдан уңга юл аша чыккан 5 яшьлек баланы бәрдергән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә төрле җәрәхәтләр алган сабый дәваханәгә озатылган.
Шундый ук хәл Интернациональная урамындагы 19нчы йорт каршында булган. 32 яшьлек «Хендай Ай-20» водителе юл аша чыгып барган 7 яшьлек кызны бәрдергән.
Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә мәктәп укучысына медицина ярдәме күрсәтелгән.
Әти-әниләр, балаларыгызга машиналар йөри торган юлда сак булу кирәклеген аңлатыгыз. Кинәт йөгереп чыгу еш кына бәхетсезлек очракларына, хәтта фаҗигале хәлләргә китерә.
Фото: башкала Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте