+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Аринага гаилә җылысы кирәк...

Язмыш җилләре кагылган балага ярдәм итик!

Аринага гаилә җылысы кирәк...Аринага гаилә җылысы кирәк...
Аринага гаилә җылысы кирәк...

Бүген сезне колледжның беренче курсында укучы игелекле, ярдәмчел һәм максатчан кыз белән таныштырабыз, дуслар. Ятим баланың анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.

Арина укуга җаваплы карый: һәрвакыт дәресләргә йөри, биремнәрне үти һәм яңа белем алырга омтыла.

 

Арина ачык йөзле һәм ихлас күңелле кыз, шуңа да яшьтәшләре дә, өлкәннәр дә аны хөрмәт итә. Ул тыңлый белә, шатланып башкаларга ярдәм итә һәм беркайчан да кушкан эштән баш тартмый. Кыз тәртип урнаштыра белә: тышкы кыяфәтен күзәтә, әйберләрен пөхтә итеп саклый һәм, бүлмәсен дә матур итеп җыештырып, һәрвакыт чиста тота.

 

Буш вакытында Арина иҗат белән шөгыльләнә һәм кулинар рецептларны үзләштерә. Аңа үз куллары белән нәрсәдер ясау, әзерләү бик ошый — эшләнмә булсынмы, яки тәмле ризыклармы. Ул шулай ук көнкүрештә булыша, бәйрәмнәргә һәм хезмәт эшләренә кушыла, тирә-юньдәгеләрне оптимизмга этәрә.

 

Әгәр сез Аринага гаилә җылысын бүләк итәргә әзер икән — аңа таба бер адым атлагыз. Бәлки, нәкъ менә сез аңа йорт, ярдәм һәм үз-үзенә ышаныч бүләк итәрсез.

Аринага яраткан гаиләсен табарга ярдәм итә аласыз, дуслар. Бу бала турында дусларыгызга, танышларыгызга сөйләгез, “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга онытмагыз.

Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

 

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас