

9 Майда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү көнендә, Республика перинаталь үзәгендә бер малай дөньяга килгән. Бу хакта социаль челтәрләрдәге үз битендә Орджоникидзе районы башлыгы Рөстәм Хәмитов яза.
Сабый 06:50 сәгатьтә туган. Нарасыйның авырлыгы — 3 килограмм 120 грамм, ә буе 51 сантиметр. Район җитәкчесе гаиләне бала тууы белән котлый һәм аның сәламәт һәм бәхетле булып үсүен тели.
Социаль челтәрләрдә кулланучылар малайга гадәти булмаган исем кушарга тәкъдим итәләр. Мәсәлән, Россиянин һәм Победа кебек исемнәрне мисалга китерәләр. Сабыйның әти-әнисенә сайларга кала.
Психологлар белдерүенчә, исем баланың шәхесенә һәм үсешенә турыдан-туры йогынты ясый. Ул аның характерын чагылдырырга тиеш.
Фото: "Башинформ"