+24 °С
Яңгыр


Уфада 10 май кичендә авариядә ике бала зыян күргән.
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, «Лада Веста» автомобиле руле артында исерек машина йөртүче Кольцевая урамы буйлап хәрәкәт иткән. 104 нче йорт каршында ул светофорның тыю сигналына туктаган «Урал»янгын сүндерү машинасына барып бәрелгән. Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә «Лада»дагы ике балигъ булмаган бала зыян күргән, аларны медицина учреждениесенә китергәннәр.
Әлеге очрак буенча административ тикшерү башланган.
Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте