

Авария Агыйдел -Аша автоюлының 6 чакрымында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 29 яшьлек машина йөртүче «Опель Инсигния» руле артында кинәт юлга чыккан пошины бәрдергән, шуннан соң кюветка төшкән һәм агачка барып бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә чит ил машинасының пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән, машина йөртүче үзе һәм икенче пассажир дәваханәгә озатыла. Хайван һәлак булган.
Һәлакәт урынына ГАИ һәм башка ашыгыч хезмәтләр килеп җиткән.
Юлларда хайваннар белән бәйле мондый очраклар еш ишетелә, машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга кирәк.
Фото:ГАИ РБ