+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Каршыларына аю килеп чыккан...

Башкортстанны күрергә килгән туристлар шаккатмалы хәлгә тарыган.

Каршыларына аю килеп чыккан...Каршыларына аю килеп чыккан...
Каршыларына аю килеп чыккан...

10 майда Башкортстанда Магнитогорскидан килгән 20 турист, шул исәптән 9 яшьлек ике бала, чак кына аю корбаны булмый калган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, туристлар Белореттагы Малиновая тавы янында ял иткәннәр. Әйткәндәй, нәкъ шунда  “Вечный зов” күпсерияле совет фильмын төшереләр. Республика кунаклары ял итә, фотога төшә. Шул вакытта, һич көтмәгәндә, урман эченнән аю килеп чыга.

Туристлар тиз генә кыяга менеп китә, ләкин аннан төшү куркыныч була. Шуңа карамастан, алты турист машиналарга кадәр барып җитә һәм ярдәм чакыра. Килгән коткаручылар кешеләргә таудан төшәргә ярдәм итә һәм төркемне квадроциклда хәвефсез урынга кадәр озатып куялар.

 

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас