+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Сабый өстеннән машина үткән...

Уфа урамында кечкенә бала узып баручы автомобиль каршында абынып егылган.

Сабый өстеннән машина үткән...Сабый өстеннән машина үткән...
Сабый өстеннән машина үткән...

Уфада 4 яшьлек сабый автомобиль тәгәрмәче астында калган. Юл-транспорт һәлакәте 12 майда башкаланың  Менделеев урамындагы йорт ишегалдында булган.

Социаль челтәрләрдә таралган видеоязмадан күренүенчә, малайның парковкаланган машина артыннан йөгереп чыга, абынып егыла һәм шул вакытта узып баручы автомобиль тәгәрмәче астында кала.  Мөгаен, водитель тиз генә туктарга өлгерми калмагандыр.

Баланы дәваханәгә алып киткәннәр. Булган хәлнең шартларын Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ачыклый.

 

Фото:Дәүләт автоинспекциясе  матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас