+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Төнлә урамда йөрмәгез!

Үсмерләр өчен җәйге чикләүләр режимы кертелде.

Төнлә урамда йөрмәгез!Төнлә урамда йөрмәгез!
Төнлә урамда йөрмәгез!

1 майдан Уфада балигъ булмаганнар өчен җәйге чикләүләр режимы кертелде. Ул 30 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

Мэриядә 17 яшьтән кечерәк булган үсмерләргә «төнге вакытта» 23.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр җәмәгать урыннарында булу тыела. Елның калган вакытында – 22 сәгатьтән.

Урамнар, стадионнар, мәйданнар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, пляжлар, скверлар, ишегаллары һәм күпфатирлы йортларда гомум файдаланудагы урыннар, җәмәгать транспорты, вокзал территорияләре һәм бүлмәләре, елга портлары, аэропортлар һәм интернет-кафелар  - болар барысы да җәмәгать урыннары булып санала.

Балаларның урамда һәм җәмәгать урыннарында булу вакыты закон дәрәҗәсендә “балаларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә ярдәм итү” чарасы буларак расланган. Кагыйдәләрне бозу ата-аналар яисә законлы вәкилләр өчен административ җаваплылыкка китерә.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас