

Бишбүләк районында яшәүче хатын тәрбиягә алган баланың акчасын үзләштерү һәм туздыру өчен судта җавап биргән. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2019 елның ноябрендә хатын ай саен социаль пособие алган 8 яшьлек баланы опекага алган. 2024 елның февраленнән ноябренә кадәр ул тәрбияләнүченең банк исәбеннән 150 мең сум акчасын алган һәм кызына туйга бүләк итеп, кыйммәтле кәрәзле телефон сатып алган.
Гаепләнүче гаебен таныган һәм китерелгән зыянны тулысынча каплаган. Суд аңа 40 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләгән. Шулай ук дәүләт гаепләүчесе башлангычы белән, суд опека һәм попечительлек секторы эшчәнлегендә җинаять кылуга китергән хәлләрне билгеләү өчен урындагы хакимият адресына хосусый билгеләмә чыгарган.
Автор фотосы.