+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Өйдә ташбака асрасаң...

Кыргый хайваннарны өйдә тотуны закон нигезендә тыйдылар.

Өйдә ташбака асрасаң...Өйдә ташбака асрасаң...
Өйдә ташбака асрасаң...

Русиялеләргә крокодил, төлке, ягуар һәм башка кыргый хайваннарны өйдә тотуны тыйдылар. Русия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин тиешле боерыкка кул куйды.

Документтан күренгәнчә, йорт шартларында тоту тыелган хайваннар исемлегенә 121 төр кергән. Алар арасында кобра, мамба, тайпан һәм питон комод вараны, ташбакаларның кайбер төрләре һәм крокодилларның барлык төрләре дә бар.

Арыслан, ягуар, гиена, фил, мөгезборын, бегемот, шулай ук бүре, төлке һәм аюны да өйдә асрарга ярамый. Су хайваннары арасында чикләүләргә тюлень, морж, ламантин һәм китсыманнар, шулай ук скатлар, муреннар, еланбалык һәм акулалар эләккән.

Шәхси йортларда страуслар, пеликаннар, фламинголар, пингвиннар, ябалаклар һәм торналар, агулы үрмәкүчләр, чаяннар һәм бакаларының кайбер төрләре тотыла алмый. Тыю зоопаркларга, циркларга, дельфинарийларга һәм океанариумнарга кагылмый.

Фото: hvost.news

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас