+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Сабыен мендәр белән каплаган...

Картәнисе кайтып кергәндә, нарасый инде аңсыз хәлдә була.

Сабыен мендәр белән каплаган...Сабыен мендәр белән каплаган...
Сабыен мендәр белән каплаган...

Башкортстанда суд Уфа районында яшәүче 37 яшьлек хатынга карата хөкем карары чыгарган. Хатын үзенең кечкенә кызын үтерергә омтылуда һәм балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәүдә гаепле дип табылган.

Судта гаепләнүче 2024 елның октябреннән агымдагы елның гыйнварына кадәр алкогольне чиктән тыш күп кулланган һәм үзенең 3 айлык кызын тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән. Моннан тыш, ул амораль тормыш рәвеше алып барган, тавыш чыгарган, сабыйны бишенче кат тәрәзәсеннән ыргыту белән янаган.

Гыйнвар аенда ана кеше кечкенә кызның йөзенә мендәр каплаган. Бәхеткә, бу вакытта баланың картәнисе кайтып кергән, ул аңсыз хәлдә булган оныгына беренче медицина ярдәме күрсәткән.

Хатын үз гаебен таныган. Хәзерге вакытта бала картәнисе тәрбиясендә.

Суд рәхимсез анага тугыз елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас