+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Юлда ашыкмаска өйрәтегез!

 Машина бәрдергән 9 яшьлек малайны дәваханәгә алып киткәннәр.

Юлда ашыкмаска өйрәтегез!Юлда ашыкмаска өйрәтегез!
Юлда ашыкмаска өйрәтегез!

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, вакыйга кичә, 16 майда, Машина төзүчеләр урамындагы 14нче йорт каршында булган.

41 яшьлек машина йөртүче, «Шевроле Лачетти» белән идарә иткәндә, ишегалды территориясе буйлап хәрәкәт иткәндә, юлны чыгып баручы 9 яшьлек малайны бәрдергән.

Авария нәтиҗәсендә бала тән җәрәхәтләре алган, ул дәваханәгә озатылган. Юл-транспорт очрагы буенча административ тикшерү бара.

Әти-әниләр! Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлатыгыз. Ашыгу, юл аша йөгереп чыгу еш кына фаҗигале хәлләргә китерә. Сак һәм игътибарлы булсыннар!

 

Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас