+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Сукыр эчәгең кайда?

Башкала табиблары аппендиксы аномаль урнашкан балага операция ясаганнар.

Сукыр эчәгең кайда?Сукыр эчәгең кайда?
Сукыр эчәгең кайда?

Республика балалар клиник дәваханәсе табиблары сукыр эчәге аномаль урнашкан балага уңышлы операция ясаганнар.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә,  җиде яшьлек малайны медицина учреждениесенә май бәйрәмнәрендә бик нык эче авырту билгеләре белән китергәннәр.

Авыруның сукыр эчәге гадәттәгечә уң якта түгел, ә сул якта урнашкан булып чыга. Табиблар сирәк аномалияне вакытында диагностикалау нәтиҗәсендә җитди катлаулануларны булдырмый кала.

Операция уңышлы үтә, малай инде тернәкләнеп килә.

Табиблар билгеләвенчә, сукыр эчәк нормада корсакның аскы уң ягында урнашкан. Әмма кайбер кешеләрдә, бигрәк тә хатын-кызларда, анатомия үзенчәлекләре аркасында, ул билгә якынрак, хәтта сул якта урнашырга да мөмкин. Мондый типик булмаган урнашу диагностиканы кыенлаштыра. Бу очракта аномалияне ашыгыч диагностик лапароскопия ачыклаган.

 

Фото:Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас