+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Күпбалалы гаилә йортсыз калган

Күз ачып йомганчы барлык мөлкәтләре янып беткән.

Күпбалалы гаилә йортсыз калганКүпбалалы гаилә йортсыз калган
Күпбалалы гаилә йортсыз калган

Тәтешле районының Беләш авылында күпбалалы гаилә йортсыз калган. Анда бүрәнә йорт, сарай һәм УАЗ автомобиле яна башлаган. Янгынның гомум мәйданы 200 квадрат метрдан артык. Сүндерүгә 10 янгын сүндерүче һәм биш берәмлек техника җәлеп ителгән.

Кешеләрдән берәү дә зыян күрмәгән. Гаилә вакытлыча туганнарында урнашты, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

 

Фото:МЧС по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас