

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә май аенда су коенуның ни өчен куркыныч булуын аңлаттылар.
Ведомство мәгълүматлары буенча, беренчедән, су әле җылынмаган, шуңа күрә салкыннан шок яисә көзән җыеру булып, кеше суга батарга мөмкин.
Икенчедән, елга-күл төпләре әле водолазлар тарафыннан тикшерелмәгән. Шул сәбәпле, куркыныч предметларга басарга мөмкин.
Өченчедән, суда көчле агым һәм су борылышлары булырга мөмкин. Әлегә ярда коткаручылар һәм табиблар кизү тормый.
Коткаручылар җиһазландырылмаган урыннарда су коенмаска, исерек хәлдә суга кермәскә, сулыклар янында балаларны күзәтергә, су коену сезоны ачылганны – 1 июньгә кадәр көтәргә чакыра.
Автор фотосы.