

Быел һава торышы көтелмәгән күренешләре белән шаккатыра. Бу көннәрдә республикада җил-давыл котыра. Кичә кайбер районнарда көчле яңгыр, боз-борчак явып, хуҗалыкларга зыян китергән.
Салават районында да кичә давыл котырган. Алай гына да түгел, Малаяз авылында көчле боз яуган, анда боз кисәкләре эре борчак кадәр, хәтта, аннан да зуррак булган. Бу хакта “На земле Салавата” басмасы хәбәр итә.
Урындагы халык табигать гарасатына шаккаткан. Бигрәк тә бакчачылар борчыла, аларның үсентеләренә коточкыч зыян килгән.
Төбәк башкаласы да шулай ук начар һава торышыннан зыян күрде. Уфада көчле җил аркасында агачларның сынып төшү очраклары теркәлгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ике агач ауган.
Фото : “На земле Салавата” басмасыннан.