+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Тәртипсезләр!

Үсмерләрнең кылыклары видеокүзәтү объективына эләккән.

Тәртипсезләр!Тәртипсезләр!
Тәртипсезләр!

Сибай шәһәрендә пляж сезоны ачылу алдыннан шәһәр пляжында вандализм күренеше теркәлгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә шәһәр хакимияте хәбәр итә.

Бер төркем үсмерләр ябык пляжга үтеп кергән һәм муниципаль милеккә шактый зыян китергән. Пляж кабиналары, беседка түбәләре җимерелгән, "лежак"ларны туздырылган. Хәзер видеокүзәтү объективларына эләккән вандалларның шәхесләре ачыклана.

"Болай кыланырга ярамый! Сезгә ныклы үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез: балаларыгыз белән сөйләшегез. Аларга вандализм өчен җаваплылык каралганлыгын аңлатыгыз", - дип мөрәҗәгать иткәннәр мэриядә шәһәр халкына.

 

Фото: шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас