

Кичә кичне Миякә районының Күл-Кункас авылында коточкыч фаҗига булган. Маллар торган абзарны яшен суккан һәм агач бинада янгын чыккан.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын вакытында сыерын коткарып калырга теләгән 58 яшьлек хатын һәлак булган. Аның өстенә ут каплаган түбә ишелеп төшкән. Сыер да исән калмаган.
Ведомствода өстәп әйтүләренчә, шундый ук очрак шул ук муниципалитеттагы Исламгол авылындагы сарайда да теркәлгән. Ләкин монда корбаннар юк.
Яшен вакытында бик сак булыгыз, дуслар.
Фото: МЧС