+22 °С
Дождь
Журналга язылу

Тәрбиячеләрдән акча җыйган...

Балалар бакчасының элекке мөдиренә хөкем карары чыгарганнар.

Тәрбиячеләрдән акча җыйган...Тәрбиячеләрдән акча җыйган...
Тәрбиячеләрдән акча җыйган...

Октябрьский шәһәрендәге балалар бакчасының элекке мөдиренә хезмәткәрләрдән акча җыйган өчен хөкем карары чыгарганнар. Хатынны мошенниклыкта һәм хезмәт урынында ялганга баруда гаепле дип тапканнар.

Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хөкем ителүченең кушуы буенча биш тәрбиячегә стимуллаштыручы түләүләр өстәлгән, шуннан соң ул алынган акчаның бер өлешен учреждение ихтыяҗлары өчен тапшыруны таләп иткән. Моның өчен тәрбиячеләргә өстәмә вазыйфалар йөкләү турында боерыклар чыгарылган, әмма асылда хезмәткәрләр бу функцияләрне үтәмәгән. Җинаятьче барлыгы 270 мең сумнан артык акча алган, аны ул үзе теләгәнчә кулланган.

Гаепләнүче хатын үз гаебен таныган. Суд аңа шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән, шул ук вакытка дәүләт һәм муниципаль хезмәттә 2 елга вазыйфа биләү хокукыннан мәхрүм итү белән. Моннан тыш, прокуратура таләбе буенча гаепләнүче белән хезмәт килешүе ышаныч югалту сәбәпле туктатылган.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас