

Уфада 19 яшьлек кыз яшерен урыннан синтетик наркотик-метадон алган. Шулай ук билгесез кешеләрдән гашиш алды. Аннары тыелган матдәләрне пакетларга тутыру өчен башкаланың Коммунистическая урамындагы бер фатирны арендалый. Аннары ул өч балигъ булмаган баланы фатирга чакыра, аларга наркотиклар сата һәм куллануга этәрә. Нәтиҗәдә, 15 яшьлек укучы кыз көчле агуланудан үлгән.
Бу хәл 2024 елның маенда булган. Кызны ике мәддә буенча гаеплиләр: “наркотик матдәләрне законсыз сатарга омтылу” һәм “саксызлык аркасында балигъ булмаганны наркотик матдәләр куллануга этәреп, үлемгә китерү”.
Гаепләнүче кыз өлешчә үз гаебен таныган. Эш судка җибәрелгән.
Автор фотосы.